Татарстан табиблары уникаль операция ясаган: бер хатынның кулыннан 20 килограммлы шеш алганнар

Түбән Кама хирурглары уникаль операция ясаган. Алар авыруны капчык сыман асылынып төшкән 20 килограммлы шештән коткарганнар.

Наталья Демина 13 ел элек яман шеш буенча дәвалану үткән. Операция кичергәннән соң аның уң кулында лимфостаз барлыкка килеп, кулы шешенә. Җиде елдан соң кулында тагын үзгәрешләр башлана, ә бер ел элек хәл тагын да катлаулана. Аның кулындагы шеше көннән-көн зурая. Авыру хатынга киемнәр кию авырлаша, өеннән чыкмый башлый. Капчык сыман асылынып торган шешле кулы бик нык авыртып җәфалый.

Чираттагы киңәшмәдән соң Түбән Кама табиблары 62 яшьлек хатынның шешен алырга дигән карарга киләләр. Операцияне беренче хирургия бүлеге мөдире Мортазали Рамазанов ясый. Өч сәгатькә сузылган опрациядән соң шешне үлчәп карыйлар, ул 20 кг була. Гистологик анализлар шешнең яман булмавын раслаган.

Хәзер Наталья Демина кулын хәрәкәтләндерә, операция җәрәхәтләре төзәлеп килә, ди табиб.

 

Фото: Түбән Кама Үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте


Фикер өстәү