Диспансеризация узган өчен пособие түләргә тәкъдим иткәннәр

RT хәбәр иткәнчә, Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Илкүләм ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец планлы диспансеризацияне тулысынча һәм тиешле вакытта узган өчен өч елга бер тапкыр 10 мең сум күләмендә пособие түләргә тәкъдим иткән.

Аның бу җәһәттән мөрәҗәгате хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка җибәрелгән. Волынец “Сәламәт Россия” федераль программасын эшләтә башларга һәм халыкка бушлай тикшеренү, аның өчен 10 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеген аңлатырга тәъдим иткән.
Балалар омбудсмены басым ясап әйткәнчә, күп кенә очракларда чирне “борынлауга” ук ачыклау уңышлы дәвалануга, шулай ук бюджет акчасын янга калдыруга юл ача.


Фикер өстәү