Гөлсинә Галимуллина: Бу бәхетле картлык түгел

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең күпчелеге (72 проценты) даими яшәү өчен Россиянең башка төбәгенә күченергә теләми икән. Әмма һәр дүртенче кеше яшәү урынын үзгәртергә хыяллануын әйткән. Мондый теләк барлыгын күбрәк яшь буын әйткән (44 процент), 60 яшьтән өлкәнрәкләр исә үзгәрешләргә әзер булмавын белдергән (11 процент). Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар – сораштыруда катнашучылар күченеп китү өчен кулай шәһәрләр дип шуларны атаган. Ә сез яшәү урыныгызны үзгәртергә теләр идегезме?

Гөлсинә Галимуллина, язучы:

– Яшәү урынын үзгәртүнең сәбәпләре күп төрле. Кемгә нинди язмыш язылган бит. Шәхсән үзем туган җиремдә кирәкле кеше булдым. Журналист булырга хыялланып үстем, максатыма ирешү юлыннан атладым. Лаеклы ялга чыкканчы, шушы юлдан уңга да, сулга да тайпылмадым. Гомерем буе сәяхәт итәргә яратам, күп илләр-җирләр күрдем.  Беркайчан да  күңел күгемдә чит тормышка кызыгып карау хисе уянмады. Үз йортымны, үз дөньямны сагынып кайтам. Яңа көч, яңа энергия җыеп кайтыр өчен генә сәяхәт итүемне аңлыйм. Олыгая башлагач, гомер буе корган ояңнан да газиз урын юк. Чит җиргә күченеп китәргә олы кешене мәҗбүри сәбәпләр генә кузгата ала. Алтмыш яшьтән соң берәү дә үз теләге белән җылы якка күченми. Мәҗбүр булган очракта да җирсү хисен тыеп яши. Танышларым арасында шундый кешеләр бар. Бу бәхетле картлык түгел. Үз илеңдә, үз телеңдә сөйләшеп, үзеңнең хәләл хезмәтең белән салган йортыңда гомер итү, үзең үстергән җиләк-җимеш бакчасында иркен сулап яшәүне генә бәхетле язмышым дип саныйм.


Фикер өстәү