Хәлләр мактанырлык түгел: ашлык бәясе икеләтә арта  

Татарстанда урып-җыю эшләре акрынлап ахырга якынлашып килә. Иген үсә торган басуларның 77 процентыннан ашлык җыеп алынган. Бүген күпчелек хуҗалыклар язгы бодайны суктыра.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, Татарстанда 1 млн 913 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Республика буенча гектарыннан уртача 15,8 центнер уңыш чыга. Гомуми вазгыять күкрәк киереп мактанырлык түгел, әлбәттә. Ни генә дисәк тә, вакытында яңгырлар яумау үз эшен эшләде. Уңдырышлылык буенча Тукай районы (гектарыннан 23,1 центнер) алда бара. Икенче урында – Тәтеш игенчеләре (22,4 центнер), өченчедә – Зәй районы (19,3 центнер). Уңыш мул булмау сәбәпле, хуҗалык җитәкчеләренең кәефе юк. Халыкны да терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе борчый. Арпа, бодай кебек культураларның да бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, икеләтә артты.

Азнакай районындагы «Марс» хуҗалыгының 5300 гектар ашлык чәчү мәйданы бар.  Җитәкчесе Рамил Зарипов әйтүенчә, әлеге вакытта хуҗалыкта урып-җыю эшләре тәмамланып килә. 400 гектар җирдә бодайны гына суктырып аласы бар.

– Узган еллар белән чагыштырганда, хәлләр мактанырлык түгел, – ди ул. – Гектарыннан 10–11 центнер уңыш чыга. Аларны җыеп алып, амбарларга урнаштырып куйдык.

Рамил Зарипов әйтүенчә, пай җирләре өчен шәхси хуҗалыкларга ел саен бирелә торган печәнне дә бирә алмаганнар, чөнки күпьеллык үлән шулай ук аз чыккан.

– Урып-җыю эшләрен төгәлләгәч, ашлык бирербез дип уйлыйм. Печәнне киләсе елда гына бирә алачакбыз. Үзебезнең дә, халыкның да кәефе юк, әлбәттә. Халыкка сату түгел, үзебезгә кыш чыгарга да ашлык җитеп бетмәячәк. Фураж аз, сенаж белән дә хуҗалыкны 60–70 процент кына тәэмин итә алдык. Башка елларны колхоз барысын да әзерләп бирә иде. Ләкин халык хәлгә керә. Вазгыятьне аңлап кабул итә, – ди җитәкче.

Бүген хуҗалыкта 2100 мөгезле эре терлек исәпләнсә, шәхси хуҗалыкларда 60 баш савым сыеры бар. Мондый хәлдә алар малларын киметергә дә мөмкин, дип борчыла хуҗалык җитәкчесе.

– Өч сыерны – икегә, икене бергә калдыру турында сөйләүчеләр бар, чөнки бөтен әйберне сатып ала башлагач, мал асрау кыйммәткә чыга. Арпа, бодайның бер килограммы да 13–14 сумга җитте. Әле узган ел көзен арпаның килограммын – 7, бодайныкын 8 сумнан биргән идек, – диде Рамил Зарипов.

Әгерҗе районының «Шукур» кооперативына 8 фермер кергән. Барысының бергә 700 баш терлеге бар. Кооператив башлыгы Илнур Сахипов узган елгы запас барлыгына куана.

– Элеккеге елларда халык җыя торган печәнлекләрнең берсен дә калдырмадык. Барысыннан да азык җыеп алырга тырыштык. Ашлык начар быел. Бөртекле культуралар гектарыннан уртача 10 центнер чыга. Тырышып, быелны ничек тә югалтуларсыз җиңеп чыгарбыз дип өметләнәбез, – ди Илнур Сахипов.

Ашлык бәяләренә килгәндә, узган ел кооператив әгъзалары үзләреннән калганны халыкка сата торган булган. Тик быел андый юмартлык күрсәтеп булмас, ди. Гомумән алганда, районда арпаның бер килограммын – 14, бодайныкын 15 сумнан саталар.

– Халык ничек тә тырышыр инде ул. Терлек саны арту турында сүз дә булмас, ләкин киметмәсләр, дип уйлыйм. Печән юка булса да, чабып алырга мөмкин булган җирләр шактый. Күбрәк көч куярга туры килә, – диде кооператив җитәкчесе.

Түбән Кама районында яшәүче фермер Салават Сафиуллин игенчелек белән шөгыльләнә. Ул 350 гектарда иген игә, күпьеллык үлән үстерә.

– Булган уңышны җыеп алдык. Бик аз чыкты. Узган ел белән чагыштырганда, 70 процентка азрак. Печәнне дә, ашлыкны да сораучыларга сатабыз. Печәннең бер түген 1500 сумнан саткан идек. Бодай белән арпаны 18 сумнан җибәрергә планлаштырабыз. Узган ел 10 сумнан сата башлаган идек, – диде фермер.

Чүпрәле районының Шланга авылында унар һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар бар. 870 баш эре терлекнең 330ы – савым сыеры. Атлар да бар. Шәмсия Алимова җиде баш терлек асрый.

– Безгә Чувашия урманнары бик якын булгач, печәнне шуннан әзерләдек. Күпләр үзләренең пай җирләренә печән, арпа чәчә. Күрше авыллардан да ашлык китереп сатучылар бар. Без, мәсәлән, арпаның килограммын 10 сумнан сатып алдык. Районда 12 сумнан сатучылар да бар. Ләкин халык бик тырыш бездә. Малларны бетерәбез, дигән кеше юк. Чөнки аларга төп керем шуннан керә. Терлек асраучы һәр йортның хуҗалыгында ашлык алырга дип үстерә торган бер үгезе тора. Шуңа күрә бездә әлегә паникага бирелүче юк, – диде Шәмсия апа. – Төптән уйлап карасаң, мал асраганда чыккан чыгым һәм түгелгән хезмәт үз-үзен акламый. Ләкин бер мал сатып, кулга күп акча кергәч, күңел булып, шуңа сөенеп яши инде авыл халкы.

Елның авыр килүен искә алып, министрлык хуҗалыкларга нинди дә булса ярдәм чаралары планлаштырамы? Бу сорау белән без министрлыкның матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттек һәм «Әлегә ярдәм күрсәтү турында уйларга иртәрәк» дигән җавап алдык.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү