Арча районында аучыга һөҗүм иткәннәр

Бу хәл 9 августта булган. Кич белән Арча районындагы аучылык хуҗалыкларының берсендә рейд уздырган вакытта, аучыларның берсе шикле УАЗ машинасы күреп алган. Ул әлеге машинаның эзләрен тикшерә.

Тикшерү барышында аучы 2 ау мылтыгын табып ала һәм бу хакта кичекмәстән полициягә хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләрен көткәндә, аучының йортына билгесез затлар бәреп керә. Җинаятьчеләр аны кыйнап, җәрәхәтли, коралларын кире тартып ала һәм вакыйга урыныннан кача.

Кайнар эзләр буенча полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүчеләрне тоткарлый, коралларын тартып ала. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү