Булат Мөхәммәтҗанов: «21 кыз арасында бердәнбер егет – мин идем!»

Үзе артист та, үзе булачак журналист та. Әтнә егете Булат Мөхәммәтҗанов турында сүзебез. Ике юнәлешне дә сайлавы юкка түгел. Хәер, үзенә сүз бирик әле.

– Булат, театр һәм журналистика өлкәләре белән кайчаннан башлап дус инде син?

Кечкенәдән бирле театр белән кызыксынам. Әтнә дәүләт драма театрында уйныйм. Язу сәләте дә кечкенәдән килә. Минем әнием – журналист. Бу да тәэсир итми калмагандыр инде. «Әтнә таңнары», үзебезнең мәктәптәге «Сәлам» газеталарына яза идем.

– Журналистика өлкәсендә, гомумән, ир-атлар аз бит. Шул юнәлешне сайларга булдыңмы?

Быел «Алтын каләм» фестивалендә катнашып, Гран-прига лаек булдым. Беренче мәртәбә катнашуым иде, шундый зур уңышка ирешермен дип һич уйламадым! Моннан тыш, фестиваль кысасында «Алтын каләм» Президенты булып та сайландым. Сүз уңаеннан, мине сайлаучы «каләм»челәр алдында татар телендә чыгыш ясадым. Гран-при иясенә КФУда әлеге белгечлеккә бушлай уку мөмкинлеге бирелә. Ә егетләр аз дигәндә… Мин катнашкан «Татар матбугаты» юнәлешендә дә аз иде алар! 21 кыз арасында бердәнбер егет – мин! Хәтта фестиваль кысасында шул сорауга җавап эзләп, язма да әзерләдем. Егетләрнең күпчелеге телевидениегә тартыла, басма матбугатка килми. Сәбәбен шунда да күрәм.

– Театр көллиятенә дә укырга кергәнсең бит әле син. Икесенә дә ничек өлгерерсең?

– Әйе шул. Ике юнәлешне дә ничек алып барырмын, әйтә алмыйм. Җиңел булмас. Тик укып чыгармын дип уйлыйм. Шулай да, киләчәктә журналистиканы сайлармын кебек. Әгәр роле юк икән, ул нинди артист инде? Ә журналистика өлкәсендә эш бетә торган түгел.

Белешмә

Булатка – 17 яшь.

Егет спортны үз итә. Чаңгы спортын аеруча ярата. Моннан тыш сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, китаплар укый.

«Тантана», «Без бергә!», «Илһамият» кебек мәртәбәле конкурслар лауреаты. «Алтын каләм» республикакүләм матбугат фестивале Гран-при иясе.

 

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү