Казанда бер билет белән ике транспортта йөрергә мөмкин

Метро, трамвай һәм троллейбуста шулай йөрү мөмкинлеге ачылды.
Бүгеннән башлап, Казанда җәмәгать электр транспортыннан файдаланучылар 45 сумга бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра алачак. Бу хакта “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Айдар Абделхаков белдерде.
– “Пересадочный МЭТ 45” дигән яңа тариф җир өсте һәм җир асты электр транспортыннан файдаланучылар өчен билгеләнгән. Яңа тариф, 45 сумлык билет алып, 45 минут эчендә, өстәмә түләмичә генә, бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыру мөмкинлеге бирә, – диде ул.
Системаның ничек эшләвенә килгәндә, аның әйтүенчә, пассажир картасын беренче тапкыр валидаторга куйганда, вакыт исәпләгеч эшли башлый. Икенче транспортка күчеп утыргач, 45 минут вакыт әле узмаган очракта, валидаторда “Годен” дигән язу килеп чыга.


Фикер өстәү