Казанда ММА катнаш көрәшләре буенча 2021 Европа чемпионаты старт алды

Бүген Казанның «Баскет-холл» ында зурлар һәм яшүсмерләр арасында ММА катнаш көрәшләре буенча 2021 Европа чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Халыкара спорт турнирында катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин спортчыларны, тренерларны, ярышларны оештыручыларны һәм тамашачыларны котлап, Казан Россиянең спорт башкаласы дип аталуын билгеләп үтте. «Татарстан башкаласында ел саен футбол, хоккей, волейбол, баскетбол һәм башка күп кенә спорт төрләре буенча дистәләгән халыкара һәм бөтенроссия ярышлары уза, — диде ул. — Әлеге спорт төре буенча ярышлар ел саен уздырыла. Безнең спортчыларның казанышлары илдән читтә дә билгеле. Безнең өчен катнаш көрәш яңа спорт төре булып тора, әмма алар да үсә башлыйлар. Быелгы турнир — ачык чемпионат һәм Европа беренчелеге — илдә көрәш үсешенә, ә спортчыларның көрәшләре узачагына ышанам.


Фикер өстәү