Ата-ананың балага акча бирүенә дин нинди мөнәсәбәттә?

Соңгы арада «бала акчасы» дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Пандемия вакытында балаларга ярдәм йөзеннән бер-бер артлы бер тапкыр бирелә торган пособиеләр күчте. Күп кенә гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләү өчен дә «Путин акчасы» алды. Кемдер баласына кирәк-ярак алса, араларында бу акчаны тулысынча баланың үзенә тапшыручылар да бар. Ата-ананың балага акча бирүенә дин нинди мөнәсәбәттә? Ничә яшьтә баланың үз акчасы булырга тиеш? Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков шул сорауларга җавап бирде.

– Булат хәзрәт, ислам дине буенча балага акча бирү кирәкме?

– Кыямәт көнендә кешедән дүрт нәрсә – гомере, сәламәтлеге, вакыты һәм малы турында соралачак. Пәйгамбәребез мөселман турында сөйләгәндә: «Ул хисап итә белә торган кеше булырга тиеш», – дия торган булган. Кешенең тугрылыгын да мал белән дөрес эш итүеннән чыгып бәяләгән. Хисап итә белү – акча мәсьәләсендә генә түгел, үзеңне, эш-гамәлләреңне, рухыңны хисап итә белү дә. Шуңа күрә бу дөньяда акча белән эш итүебез, аны балаларыбызга да дөрес итеп өйрәтү – ата-ана өчен бик җаваплы эш санала. Әгәр ата-ана үз өстенә шушы мәҗбүриятне ала икән, мин финанс ягыннан белемле, баланы да шуңа өйрәтәчәкмен дип әйтә ала икән, балага акча бирә башлауның бернинди зыяны да юк. Чөнки бу мәсьәләгә ачыклык кертмисең икән, ул үз акчасын бушка әрәм-шәрәм итеп бетереп, моннан бернинди сабак алмаска мөмкин. Шуңа күрә балага акчаны, иң беренче чиратта, бу гамәл сабак булсын өчен бирергә кирәк.

– Баланы ничек акча тотарга өйрәтергә?

– Монда бик күп нечкәлекләрне белергә кирәк. Баламы ул, өлкән яшьтәге кешеме, акчаның кыйммәтен аңлап, аны чамалап тотарга тиеш. Икенчедән, «актив»-»пассив» дигән төшенчәләрне белү шарт. Активның күбрәк булырга тиешлеген аңлатырга кирәк. Акчаның безнең кесәгә ничек керүен һәм ни рәвешле чыгуын да анализлый белергә кирәк. Әгәр ата-ана әнә шуларны төгәл белсә, аңласа, балага да курыкмыйча акча биреп, аны акча тотарга өйрәтә ала. Юк икән, балага дип бирелгән акчага, пособиегә ботинка яки башка кирәк-ярак алуың хәерлерәк.

– Психологлар, 6 яшьтә баланың үз акчасы булырга тиеш, ди. Дин буенча мондый таләп бармы?

– Дин буенча баланың алыш-биреше дөрес булсын өчен, шундый шарт бар: ул яхшылык белән яманлыкны аера белергә тиеш. Алты яшендә әле ул алай итеп фикерли алыр чакка җитмәгән була. Шуңа күрә балага акчаны бераз үсә төшкәч, соңрак бирә башласаң хәерлерәк.

– Акчаны биргәч, баланың аны нәрсәгә тотуын тикшереп, контрольдә тотарга кирәкме?

– Контрольдә тотарга кирәк, әлбәттә. Аңа күпме акча бирүне дә әти-әни үзе чамаларга тиеш. Моны баланың хокукын бозу дип кабул итәргә кирәкми. Баланың хокукы ул – әти-әнинең хокукы. Бала хокукының кайдан башланып, кайда тәмамлануын хәзер төгәл әйтү кыен. Баланың хокукы бар дип, бүген ата-ананы күп кенә мәсьәләләрдә бөтенләй хокуксыз калдырдылар. Ул баласына каршы берни әйтә, дәшә алмый.

– Акчаны күңелгә түгел, кесәгә салырга кирәк, диләр. Акча чиргә әйләнмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итәсез?

– Балага акчага дөрес мөнәсәбәтне өйрәтергә кирәк. Ул чакта акча чиргә әйләнеп, бала да киләчәктә акча колына әйләнер дип куркасы булмаячак. Финанс тәрбиясе бала белән бергәләп кибеткә йөри башлаган көннән үк башлана. Яшерен-батырын түгел, бала кибеткә керешкә, әле бер, әле икенче әйбер сорый башлый. Менә шул урында инде кибеттәге бөтен әйберне алып бетерү мөмкин түгел икәнлеген, акчаның санаулы гына булуын, аны кирәк әйбергә – чамалап кына тотарга кирәклеген аңлатырга кирәк. Бала акчаны улга-сулга таратып йөрүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын белеп торсын. Әмма бу очракта алтын урталыкны да сакларга кирәк. «Хәзер сиңа акча бирсәм, тегене-моны алырга калмый» ише сүзләрне гел кабатлап торсаң да, бала үзен гаепле саный башларга мөмкин. Бу шулай аның психикасына да тискәре йогынты ясый ала.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов 


Фикер өстәү