Гомеренең 42 елын галәмне өйрәнүгә багышлаган Рафаил Мортазин Казанны күрергә хыяллана

Космонавтика турында сүз чыкса, күбебез  Юрий Гагаринны, башка космонавтларны, космик ракеталарны, корабларны, орбиталь станцияләрне күзаллый. Өлкән буын Сергей Королевны, яшьләр Илон Маскны искә алырга, кайберләре космодром яки космик медицина турында сөйләргә мөмкин; космонавтларны аварияләрдән коткару хезмәткәрләрен, элемтә системаларын, хәтта җиһанда туклану үзенчәлекләрен искә алучылар булыр.

Соңгы вакытта еш ишетелгән скандалларны да искә төшерерләр: дәүләттән кем кайда, күпме акча урлаган яки кем ничек космик корабны тишкән? Әмма шушы кешеләр арасында берсе дә «Космик ракеталар яки кораблар ничек орбитага чыга икән?» дигән сорауны бирми. Ул чиксез җиһанда нинди юл буенча халыкара космик станцияне эзләп таба ала? Югыйсә космонавтлар 400 чакрым биеклектә Җир шары тирәсендә ике дистә елдан артык очып йөрүче станциягә ярты еллык вахтага очалар бит. Космик ракеталар төгәл билгеләнгән вакытта ничек очалар? Двигательләр кайчан, күпме вакыт эшли? Менә бу мәсьәләләрнең барысын да  махсус белгечләр – баллистиклар хәл итә. Бу бик мөһим. Сергей Королев юкка гына: «Ракеталарны проектлау баллистика белән башлана һәм аның белән тәмамлана», – дип әйтмәгән.

Соңгы вакытта массакүләм чараларда галәмгә «тиз схема» буенча очу турында мәгълүматлар да еш очрый башлады: инде күнегеп беткән 2 тәүлек  урынына космонавтлар «Союз МС»  корабларында нибары 6, хәтта 3 сәгать эчендә станциягә барып җитәләр. Бу яңалыкның авторы – милләттәшебез Рафаил Мортазин. Ул илебезнең «Энергия» дип аталган данлыклы ракета-космик корпорациясенең баллистика юнәлешен җитәкли. Космик очышларны турыдан-туры эфирдан тапшырганда,  аңлатмалар бирергә дип,  аны еш кына иң югары белгеч буларак чакыралар. Рафаил Фәрвазович әйтүенчә, тиздән Җир шарын бер мәртәбә әйләнүгә, космонавтлар  станциягә барып җитәчәк, ди. Димәк, нибары сәгать ярым, күп дигәндә, ике сәгать чамасы  дигән сүз бу. Әлбәттә, мондый тизлек баллистикларның, барлык  белгечләрнең, автоматиканың бик төгәл эшләвен таләп итә.

Инде зур белгеч – милләттәшебез Рафаил Мортазин белән якыннанрак танышыйк. Ул  1956 елның 19 августында Казахстанның Караганда каласында татар гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыган еллары Советлар Союзының космик юнәлешендәге зур җиңүләр чорына туры килә. Бервакыт шулай М.Фертгретның «Космонавтика нигезләре» исемле китабын сатып ала да галәм серләре белән җенләнә башлый. Мәктәпне тәмамлагач,  Мәскәүдәге Бауман исемендәге техник университетка укырга керә. Анда «Очыш һәм аның белән идарә итүнең динамикасы» дип аталган кафедраны сайлый. Уку йортында егет уңышлары белән аерылып тора. 4 курста укыганда ук кафедра җитәкчесе булачак инженерны данлыклы Сергей Королёв канаты астында баллистика бүлеген җитәкләгән кырым татары Рефат Аппазовка эшкә алырга тәкъдим итә.

Еллар уза, ил таркала, яңасы барлыкка килә, космонавтика тармагы иң авыр сынаулар аша уза, әмма әкренләп аякка баса. Рафаил Мортазин – дөньяда танылган баллистик, 42 елын үзенең профессиясенә багышлаган.  Бүген ул Рефат Аппазов  кабинетында эшен дәвам иттерә: «Энергия» ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеген җитәкли. Шунысы кызык: өлкән буын коллегалары белән телефоннан сөйләшкәндә, күп вакыт аңа «Рефат Фазылович» дип мөрәҗәгать итәләр. Димәк, эш-гамәлләре дә бер үк дәрәҗәдә аларның.

Рафаил Мортазин техник фәннәре кандидаты була, 10 елдан артык үзе тәмамлаган уку йортында лекцияләр укый, космонавтлар белән дә җиһан киңлекләрендә кораб белән идарә итү серләрен уртаклаша. Милләттәшебез 1981 елда космонавт булырга гариза яза, медкомиссия уза башлый, әмма табиблар рөхсәт бирми. Көндәлек эшендә ул Халыкара космик станциягә генә түгел, Марс, Юпитер һәм башка җиһан объектларына «сәяхәт ясый». Аеруча Айга очарга ярата. Ял көннәре туры килсә, дачада казына, машинада йөрүдән ләззәт таба, әлбәттә, гаиләсе белән булырга тырыша. «Энергия» корпорациясендә Мортазиннар династиясе барлыкка килгән: тормыш иптәше Татьяна, уллары Роман белән Тимур – барысы да шунда эшлиләр. Рафаил Фәрвазовичның Татарстанда булганы юк икән әле. «Казанны күрәсе килә, үз машинам белән кайтыр идем», – ди. Әмма пандемия һәм тыгыз эш тәртибе бу хыялларны әлегә чигереп тора. Рафаил Мортазин  бик зур фәнни эш башкара, патентлары бихисап, докторлык диссертациясен тәмамлый, үзенең баллистика мәктәбе эшләп килә.

19 августта Сергей Королев оештырган данлыклы «Энергия» космик корпорациясендә баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил  Мортазинга 65 яшь тула.  Чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз. Иҗади уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Милләттәшләребезнең кем икәнлекләрен белеп торыйк.

Хәлил Гайнетдинов

 


Фикер өстәү