Уфада Татарстанның халык артисты вафат булган

Озакка сузылган авырудан соң Уфада Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Сәрвәров 75 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.  

Башкортстанның хореография сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Наил Сәрвәров 20 елдан артык Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамблендә классик бию буенча педагог-репетитор вазифасын башкарган. Соңгы елларда Акмулла исемендәге Башкортстан педагогика университетында эшләгән.

Наил Сәрвәров 1946 елның 10 ноябрендә Татарстанда дөньяга килгән. Хореография училищесын тәмамлаганнан соң, Муса Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театрында эшләгән


Фикер өстәү