Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районына сәфәр кылды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районына сәфәр кылды. Ул анда социаль учрежедеиеләр эшчәнлеге белән танышты, Президент кушуы буенча тормышка ашырылучы «Безнең ишегалды» программасының ничек үтәлүен күрде, җирле депутатлар һәм район активы белән очрашты.

Быел Азнакайда 815 сабый тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керә. Шулардан 18е “Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнгән. Аларга портфельләр һәм уку кирәк-ярагы тапшырдылар. Фәрит Мөхәммтшин балаларны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, уңышлар һәм яхшы укуларын теләде.
«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре Алиш, Нефтьчеләр һәм Ленин урамнарында урнашкан ишегалларында алып барыла. Биредәге йортларны инде 60 ел элек үк төзегәннәр. Хәзер бу якларда юллар такырая, ишегаллары яктыра. “Бу матурлыкны үзебез өчен булсын дип ясыйбыз бит. Хәзер аны кадерләп сакларга кирәк булачак”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Әлеге программа буенча районда быел 21 ишегалдын тәртипкә китерергә ниятиләр.
Район активы белән очрашуда да төзекләндерү турында сөйләштеләр. “Азнакай районы, кыенлыкларга карамастан, яңаны булдыру юлында эшләүне дәвам итә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әйе, кайбер тармакларны үстерәсе бар әле, әмма узган елгы авырлыкларның коронавирус пандемиясенә бәйле булуын аңлап торабыз. Районда федераль һәм республика программалары, Президент программалары актив төстә гамәлгә ашырыла, алар безнең авыл-шәһәрләребезнең “кыяфәтен” яхшы якка үзгәртә”.


Фикер өстәү