Татарстан Президенты: КДЭУ – илебезнең алдынгы техник югары уку йортларының берсе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче студентлар тулай торагын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм Статс-секретарь – РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Петр Кучеренко да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КДЭУ – илебезнең алдынгы техник югары уку йортларының берсе. «Энергоуниверситет безнең өчен бик мөһим. Татарстан – энергия сыйдырышлы республика һәм безгә энергетика тармагы өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Югары уку йорты ректоры, университет көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, күп эш башкара, ә студентлар бүген кирәкле компетенцияләрне ала, — дип ассызыклады ТР Президенты. — Бүген без яңа студентлар кампусы ачабыз. Ул шәһәрнең үзәгендә, метро янында урнашкан. Бик кирәкле объект».

Аннары Рөстәм Миңнеханов тулай торакны карап чыкты: студентлар өчен бүлмәләрне, кухняларны һәм башка бүлмәләрне карады. Бина «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында төзелгән һәм иң заманча шәһәр төзелеше технологияләре буенча проектланган. Тулай торак Энергоуниверситетның 400 студенты өчен яшәү урыны булачак.


Фикер өстәү