Татарстанда миллиончы кеше коронавирустан вакцина ясаткан

Татарстанда бер миллионнан артыграк кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясаткан.

65 яшьлек Наилә Шаһабиева бүген прививка ясатып, вакцинация узган миллионынчы кешег булып теркәлгән. Ул моннан ярты ел элегрәк йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирустан дәваланып чыккан булган.
Ире исә алдагы көнне прививка ясаткан. Наилә Корбан кызы прививка ясатыр алдыннан терапевт тикшерүен узган.


Фикер өстәү