17 мең татарстанлы Дәүләт Думасына сайлауларда үзләренә уңай участокларда тавыш бирә

Татарстанда пропискага бәйсез урында сайлау мөмкинлеге бирә торган «Мобиль сайлаучы» системасына гаризалар кабул итү төгәлләнә. Әлеге сервис республикада бик популяр. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итә.

«Хәзерге вакытка „Мобиль сайлаучы“ сервисыннан якынча 17 мең татарстанлы файдаланган. Бу сайлаучылар арасында аның киң кулланылуын аңлата. Гаризаларның күп өлеше — 78 проценты Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән», — ди Кондратьев.

Россия Дәүләт Думасы сайлауларында «Мобиль сайлаучы» технологиясен кулланып, сайлаучылар Россиянең теләсә кайсы участогында тавыш бирә ала. Ләкин бу рәвешле бары тик партияләр өчен генә тавыш биреп була, ә аерым бер кандидат өчен тавышны бары үзеңнең бермандатлы округыңда гына бирергә мөмкин.

Татарстаннан читтә урнашкан үзең өчен тавыш бирергә уңайлы сайлау участогын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Telegram социаль челтәрендәге «Цифрлы сервислар» чат-боты яки Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати сервис сайты аша сайларга була.

Татарстанда 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадар Россия Федерациясе Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышына һәм өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлау уза. Сайлаучыларның бюллетеньнәрендә — 14 сәяси партия һәм республиканың 6 бермандатлы округыннан тулаем алганда 53 кандидат исемлеге.


Фикер өстәү