Рөстәм Миңнеханов: КАМАЗ – безнең илнең машина төзелеше бренды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында КАМАЗ заводының төп җыю конвейерында булды, анда предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, компания финанс күрсәткечләре үсешен күрсәтә, заводта җитештерү куәтләрен яңарту буенча зур эш алып барыла.

Әңгәмә барышында завод хезмәткәрләре КАМАЗ продукциясен экспортлау перспективалары белән кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Чаллы автогиганты өчен Урта Азия: Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан перспективалы чит ил базары булып тора. Төркия белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планнар бар. «Өстәвенә, эчке базарда да ихтыяҗыбыз зур. Янгын-коткару техникасы буенча зур перспективалар бар. «КАМАЗ – безнең илнең машина төзелеше бренды», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Замелекесье микрорайонында яшәүчеләр спорт комплексын төзү мөмкинлеген карауны сорадылар. «Бүген без ремонтланган „Дулкын“ бассейнында булдык. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барачакбыз. Гомумән алганда, социаль инфраструктураны, шул исәптән спорт объектларын үстерү – бик мөһим», — диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кыскача гына төбәктәге социаль-икътисадый вәзгыять турында сөйләде. «Быел без 2019 ел белән чагыштырганда шактый яхшы барабыз. Тулай төбәк продуктының үсеш темплары 3,5% һәм хәтта күбрәк тә көтелә. Республика икътисадында КАМАЗ зур өлешне алып тора. Бездә 44 республика программасы гамәлгә ашырыла. Һәм без киләсе елга барлык күләмнәрне дә саклап калырга планлаштырабыз», — дип өстәде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ предприятиесенә визиты кысаларында пресс-рама заводында булды, анда ул лонжероннар җитештерү буенча автомат линияне, буяу линиясен һәм рамалар җыю конвейерын яңарту белән танышты.


Фикер өстәү