Пенсионерларга туганнарының җинаять кылуы яки юл фаҗигасенә эләгүе турында хәбәр итеп акча эшләүченең эзенә төшкәннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне эзләү баш идарәсе хезмәткәрләре Татарстандагы коллегалары белән берлектә пенсионерларны алдауда шикләнелүче берәүне тоткарлаган.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, бу адәм өлкән яшьтәгеләргә шалтыратып, янәсе, туганнарының җинаять кылуы яки юл фаҗигасенә эләгүе турында хәбәр иткән.  Имештер, килеп туган хәлне зурга җибәрмәс өчен, пенсионерлар билгеле бер күләмдә акча түләргә тиеш булган. Өлкәннәр аның шартларына ризалашып, акчаны такси йөртүчеләргә тапшырган. Шуннан акча алдан әзерләнеп куелган банк карталарына күчерелгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, шул рәвешле Казанда яшәүче 11 пенсионерга китерелгән зыян күләме 2,7 миллион сумнан артып киткән. Җинаять эше кузгатылган. Пенсионерларны явызларча алдаучы сак астына алынган.


Фикер өстәү