«Кәгазьгә гомер бүләк ит!» акциясе дәвам итә

Татарстанда «Кәгазьгә гомер бүләк ит!» акциясе дәвам итә. Ул 9 сентябрь көнне башланган иде.

Өйләрендә кирәкмәгән кәгазьләре, китаплары булган кешеләр 29 сентябрьгә кадәр аны “Зәкят” фондына ( Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы 6/12 йорт адресы буенча) тапшыра ала. Дини китапларны аерым җыеп алып килүегез сорала. Аны хәтта бер тартмага салып, тышына язып куйсагыз да була.

Кәгазь тапшырып җыелган акчалар, авыру балалар, мохтаҗ гаиләләр өчен тотылачак. Хәбәрләшү өчен телефон: 237-86-18. Җыю вакыты: 13:00дән-18:00га кадәр.


Фикер өстәү