Владимир Путин Россия халкын сайлауда тавыш бирергә чакырды

Дәүләт башлыгы, парламентның түбәнге палатасы – Россия дәүләт хакимияте системасында төп органнарның берсе, дип искә төшерде.

Россия Президенты Владимир Путин, Россиядә яшәүчеләрне Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирергә чакырып, видеомөрәҗәгать белән чыкты.

“Якын көннәрдә – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Аның яңа составын сайлау, һичшиксез, җәмгыятебез, илебез тормышында бик мөһим вакыйга булып тора”, – дип белдерде дәүләт башлыгы. Аның мөрәҗәгате бүген Кремль сайтына урнаштырылган.

Владимир Путин белдергәнчә, ул Россия халкының җаваплы, төптән уйланылган мөнәсәбәтенә, ватанпәрвәрлегенә, сөекле Ватаны хакына үзен аямыйча эшләргә әзер булган депутатларны сайлау омтылышына исәп тота. “Без барыбыз да парламентка үз сүзендә торуга, сезнең наказларыгызны һәм үзләренең вәгъдәләрен үтәүгә, Россиядә яшәүчеләрнең ышаныч-өметләрен аклауга сәләтле кешеләрнең килүен телибез”, – дип билгеләп үтте Путин.


Фикер өстәү