Путин үзе белән якыннан аралашучы берничә дистә кешенең коронавирус белән авыруын әйткән

Шуңа күрә ул, үзе әйтүенчә, берничә көн дәвамында үзизоляциядә утырырга мәҗбүр.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, аның белән якыннан аралашучы бер, ике генә түгел, ә берничә дистә кеше ковид белән авырып киткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Кызганычка, ахыр чиктә Дүшәнбегә сәфәремне кичектерергә туры килде. Бик кызганыч, әмма бу, инде сез белгәнчә, минем белән якыннан аралашучыларда коронавирус очраклары ачыклануга бәйле”, – дигән бүген Россия Президенты, Күмәк иминлек турында килешү оешмасы (ОДКБ) саммитында видеоэлемтә аша ясаган чыгышында.

“Чирләүчеләр берәү, икәү генә түгел, ә берничә дистә кеше”. – дип өстәгән ул.
“Инде хәзер берничә көн дәвамында үзизоляция режимын сакларга кирәк булачак”, – дигән Путин һәм чарада катнаша алмавы өчен гафу үтенгән.

Россия Президенты ОДКБ саммитында катнашучылар белән аерым-аерым кул биреп күрешә, аларны коча алмавын кызгану хисе белән билгеләп үткән. “Без, әлбәттә, дистанцияле режимда булса да, оешмабыз алдында торучы төп мәсьәләләрне хәл кылу белән кызыксынабыз”, – дип басым ясап әйткән ул.


Фикер өстәү