Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәттә ике кеше үлгән

Лаеш районында Шәле белән Саескан тавы арасында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда ике чит ил машинасы һәм йөк машинасы бәрелешкән.

Санкт-Петербургтан килүче Mitsubishi Pajero йөк машинасын узарга җыенган. Тик аны узып китә алмаган һәм көпчәк астына эләккән. Аннан соң джипның артына Свердловск өлкәсе номерлары язылган Ford килеп бәрелгән.

Шаһитлар сүзләре буенча, джипны йөртүче һәм аның пассажиры шунда ук һәлак булган. Тагын ике кеше зыян күргән, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү