Рамил Төхвәтуллин: Битараф булып калу дөрес түгел

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Казан шәһәренең 51 нче гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан сайлау участогына җәмәгате, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхвәтуллина белән килде.

Аның әйтүенчә, ил өчен әһәмиятле вакыйгага битараф булырга ярамый:

— Бу бик мөһим чара. Илебездә биш елга бер мәртәбә үтә дә әһәмиятле вакыйга — Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үтә. Аңа битараф булып калу, минемчә, дөрес түгел. Беренчедән, алдагы биш еллыкта сәяси-социаль тотрыклыкны саклау максаты белән катнашырга кирәк. Чөнки алдагы биш еллыкта кабул ителәчәк законнар сайланачак депутатларыбызга бәйле. Көнкүрешебездәге тотрыклылыкны, сәяси торышыбызны шушы депутатлар хәл итәчәк. Шуңа күрә мин ватандашларыбызны, милләттәшләребезне сайлауга килергә өндим. Битараф булып калу дөрес түгел.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү