Россиянең иң яхшы янгын сүндерүчесе Татарстан егете булган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында илнең иң яхшы янгын сундерүчесен һәм иң яхшы каравыл башлыгын сайлаганнар. Еллык һөнәри бәйгедә Татарстаннан Владимир Кожеманов – иң яхшы янгын сүндерүче, Мәскәү өлкәсеннән Александр Гришаков – иң яхшы каравыл башлыгы дип танылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ярышлар башта илнең барлык янгын сүндерү частьләрендә иң яхшы хезмәткәрләр арасында үткәрелгән. Шуннан соң “иң-иң”нәр Подольск шәһәренә смотр-конкурска җыелган. Биредә аларның чыдамлылыгы сыналган, профессиональ күнекмәләре, тиз генә тиешле карарга килү осталыгы бәяләнгән.


Фикер өстәү