Прокуратура Казанда яшәүче бер ханымга баласына пособие алуга ярдәм иткән

Россия Президенты Указы нигезендә, илебездә 8 яшькә кадәрге һәр балага 5әр мең сум акча бирелгән иде. Ата-аналарга агымдагы елның 1 апреленә кадәр Пенсия фондына әлеге түләүне алуга мөрәҗәгать итәргә кирәк булды.

Әмма Казанда яшәүче бер ханым, хастаханәдә ятуы сәбәпле, гаризаны 30 апрельдә генә тапшырган. Вакытында мөрәҗәгать итмәвенең сәбәбе җитди булуга карамастан, аңа акча бирүдән баш тартылган.
Прокуратура тикшерү үткәргәч, Пенсия фонды бүлеге гамәлләрен, законсыз дип тану һәм балага акча түләтүгә ирешү өчен, судка мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы ярдәмгә килгәннән соң ханымга бала пособиесе түләнгән.


Фикер өстәү