«Рубин»ның баш тренерына 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк

“Рубин” белән “Зенит” арасында Казанда узган матчтан соң кабул итүче як командасының баш тренеры Леонид Слуцкийга 50 мең сум күләмендә штраф сукканнар. Бу хакта Россия футбол берлеге хәбәр итә.

Инде хәбәр иткәнебезчә, очрашуның баш хөкемдары Сергей Иванов үзе белән бәхәсләшкән өчен Казан командасының баш тренерын уеннан куып чыгарды. Матч тәмамлангач исә Леонид Слуцкий Ивановны “хөкемдар булырлык кеше түгел” дип атады.


Фикер өстәү