Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның килеп чыгышын кабат тикшерәчәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 пандемиясен китереп чыгарган вирусның килеп чыгышын тикшерүне кабат башларга уйлый. Бу хакта «The Wall Street Journal»на сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Оешма вәкилләре хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләне чишәр өчен вакыт күп түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 20 кешелек команда җыячак. Бу төркемгә биологияне саклау, лаборатория куркынычсызлыгы белгечләре һәм хайваннар авырулары буенча белгечләр керә.


Фикер өстәү