Владимир Путин төбәк үзенчәлекләренә уңай карый

Ил башлыгы Владимир Путин төбәк җитәкчесен «президент» дип йөрткән субъектларның үзенчәлекләренә уңай һәм аңлап карый. «Әмма киләчәктә әлеге мәсьәләдә бертөрлелеккә ирешәсе иде, – дигән Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «ТАСС» агентлыгына.

– Россиядә Президент вазыйфасы бер генә булырга тиеш. Шулай да кайбер төбәкләрнең үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк».
Федерация Советының Конституция кануннарын чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников Дәүләт Думасына барлык губернаторларны да төбәк башлыклары дип атауны сораган канун проектын керткән. Аның нигезендә Россия субъектларындагы хакимият җитәкчекләрен бер төрле атау күздә тотыла.


Фикер өстәү