Минвәли кыз бирә, Алсу Фазлыева үкенә, Нурминский гафу үтенә

Узып баручы атна нинди кайнар яңалыклары белән истә калыр икән? Шуларны барладык.

 «ТНВ» кемне кияүгә биргән?

Яңалыкларның аеруча күңеллеләреннән башлыйк әле. «ТНВ» телеканалындагы «Хәбәрләр» тапшыруын алып баручы Айгөл Бәдретдинова кияүгә чыккан! Инстаграмга урнаштырылган никах көннәренең матур мизгелләренә күпләр «Ниһаять!» дип язып та куйган. Сез дә көткән идегезме соң?

Зәринә Вилданова әни булган!

Җырчының бу яңалыгын, әлеге дә баягы, Инстаграмдагы сәхифәсеннән укып белдек. Бүген сабыйга бер атна. Зәринә сентябрь урталарында гына «Бишек җыры» дип аталучы премьерасы белән сөендергән иде. Юкка булмаган икән.  Менә ичмасам, хәстәрле әни!

Рәзил белән Рәфинә нәрсәдән курка?

Бу атна клип премьераларына да бай. Кемдер төшерә, кемдер, әзерләп бетереп, тамашачысына күрсәтә. Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина да «Куркам синең сөюеңнән» җырының клибын тәкъдим итте. Клипта бар да бар: шәп виртуаль тормыш та, кырыс чынбарлык та.

Альберт Нурминский гафу үтенә

Берничә көн элек Казанның «Миллениум» күперендә, чын мәгънәсендә «кайнаштылар». Ул көнне җырчы Альберт Нурминский, күперне каплап, чираттагы клибын төшергән. Низаг әнә шуңа килеп чыккан да инде. Моны күргән кешеләрне Альберт һәм аның иҗатташ дусларының карак образында булуы да шикләндергән. Шуңа да җырчы Инстаграмдагы сәхифәсенә, гафу сорап, видео элгән.

Минвәли кызын кияүгә биргән

Камал театры артисты Минвәли Габдуллинның кызы Рәйхан яшь киленнәр рәтен тулыландырды. Сүз уңаеннан, Рәйхан үзе дә быел әлеге театрда эшли башлады. Шушы көннәрдә сөйгән яры Эдуард белән никах укыттылар. Яшь парны без дә котлыйбыз!

Алсу Фазлыева нигә үкенә?

Җырчы Алсу Фазлыева Инстаграмдагы сәхифәсенә «Иң үкенгәнем…» дигән язу белән туй фотоларын урнаштырды. Әллә нинди нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз: туйларына фотограф чакырмавына үкенә икән. «Туй киемнәрен алдык, тамада ялладык… Ә менә фотографка акча җитмәде», – ди ул. Шулай да истәлекләре бар, килгән кунаклары «эләктереп» алган. Нык үзгәргәнме соң Алсу белән Азат? 

 


Фикер өстәү