Татарстанда улы үлемендә гаепләнүче ана хөкем ителә

Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз улы үлемендә гаепләнә.

27 июньдә хатын сәрхүш килеш 7 яшьлек улы белән Березовка авылы янында җиһазланмаган комлыкка су коенырга барган. Әни кеше йөзә белмәгән улын озак вакытка үзен генә калдырган. Нәтиҗәдә тирәнгә кергән малай батып үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Ана үзенең гаебен таныган. Җинаять эше Әлмәт шәһәре судына тапшырылган.


Фикер өстәү