“Россия тарихында укытучы роле” мультимедиа күргәзмәсе ачыла

5 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстанда “Россия – минем тарихым” тарихи паркында, Укытучы көненә багышлап, “Россия тарихында укытучы роле” дигән мультимедиа күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә укытучы һөнәренең педагогларга югары дәрәҗәдә гуманистик миссия – илгә һәм аның киләчәгенә хезмәт итү миссиясен йөкләүне күрсәтергә тиеш.
Мультимедиа күргәзмәсе заманча, шулай ук тарихи үрнәкләрдә бүгенге укытучының кемлеге, аның эшенең бүгенге тормышыбыз һәм киләчәгебез өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләү, күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Экспозиция “Россия – минем тарихым” тарихи паркының №2 павильоны (адресы: Оренбург тракты, 8) 150 экранында урнаштырылачак.
Күргәзмә 10 октябрьгә кадәр, 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькәчә, эшләячәк.


Фикер өстәү