Шәхси клиникаларда  бушлай прививка ясыйлар

Коронавируска каршы вакцинаны мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче шәхси клиникаларда да бушка ясатырга мөмкин.

Бу хакта закон 1 октябрьдән гамәлгә керде. Клиникаларга кирәкле дарулар өчен акчаны федераль бюджеттан бүлеп бирәчәкләр. «Шәхси клиникаларга килеп, кешеләр илкүләм профилактик прививкалар календарена кергән авыруларга каршы вакцина ясата алачак. Бу, аерым алганда, грипп, пневмококк һәм кызамык кебек чирләр», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин. Илкүләм календарьга 12 төр прививка кертелгән.


Фикер өстәү