6 кешелек гаиләне янгын турында кисәтә торган җайланма коткарып калган

Кичә кичке тугызда Балык Бистәсе районы Шумбут авылында янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче бүрәнә йорт белән такта янкорманы ут ялмап алган булган.

21:03тә 95 кв метр мәйданны биләгән янгын тулысынча сүндерелгән.

Янгыннан 6 кеше, шул исәптән өч бала вакытында чыгып котылган. Гаилә әгъзалары янгын турында кисәтүче җайланма тавышын ишетеп, тиз арада урамга чыгарга өлгергәннәр.


Фикер өстәү