Капиталь төзекләндерүгә бәя  25 проценттан артмаячак

Ил хөкүмәте, төзелеш материалларына бәя арту сәбәпле, капиталь төзекләндерүгә бәя күтәрүне хуплады. Тик аны 25 проценттан арттыру рөхсәт ителми. Бу хакта карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин раслады.

Шулай ук хезмәт күрсәтү бәясе төбәк операторының ел саен капиталь ремонт программасын финанслау өчен тотарга хокукы булган акча күләменнән артып китә алмый.
Карар нигезендә, бәяләрне арттыру турында өстәмә килешү төзелеш материалларына чыгымнарны арттыруны раслаган дөрес смета булганда гына төзелергә мөмкин.


Фикер өстәү