Төркмәнстан Президенты авиаһәлакәт булу сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган

Төркмәнстан Президенты Горбангулы Бәрдымөхәммәдов Минзәлә янында самолетның һәлакәткә юлыгуы сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәргән.

“Минзәлә шәһәре янында кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә китергән Л-410 самолетының һәлакәткә юлыгуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуны кабул итегез, – диелә телеграммада. – Шушы авыр көннәрдә Төркмәнстан халкы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен, зыян күрүчеләргә – тизрәк савыгып, аякка басу теләкләрен тапшыруны сорыйм”.


Фикер өстәү