“Мега”да коронавирус инфекциясенә вакцинация үткәрү пункты тәүлек әйләнәсе эшли башлаган. Мондый режимда эшләүнең беренче көнендә үк төнге сәгатьләрдә 274 кеше прививка кадаткан.
Шулай итеп, кичә кичке сәгать сигездән алып бүген иртәнге сигезгә кадәр 250 кеше – прививканың беренче компонентын, 24есе – икенчесен ясаткан.