Блогер Василий Иванов: Балага ничә яшьтә булсаң да, әти кирәк

Россиядә октябрьнең өченче атнасында Әтиләр бәйрәме уздырыла башлый. Кемнәрдер бу бәйрәм нәрсәгә инде дисә, күпләр кирәк иде дип җавап бирә. Бүген бик күпләр интернет челтәрләрендә үз әтиләрен котлап куя. Без дә фикерләр белештек.

Василий Иванов, блогер:

– Әтиләр бәйрәме хакында ишеткәч, горуланып та куйдым. Без кемнән ким. Үземне әти буларак бик йомшак кеше димәс идем. Кирәк икән кырыс та булам, вакытында яратам да. Тормыш шулай таләп итә. Тәрбияле булып үссеннәр, дим. Әтиебез һәрчак безгә үрнәк булды. 6 бала үстек. Кызганыч, 31 декабрь көнне Яңа ел бәйрәмен көткәндә, кинәт үлеп китте. Әтиебез бик җитми. Ә балага ничә яшьтә булсаң да, әти кирәк. Шуңа да матур итеп яшәргә тырышыйк!


Фикер өстәү