Ызгыш вакытында хатынына пычак кадап үтергән

Пермь крае Чернушка поселыгында яшәүче кешене хатынын үтергән өчен катгый режимлы колониягә җибәрәләр. Ул аны корсагына пычак кадап үтерә.

Пермь крае буенча тикшерү комитетында 2021 елның апрелендә 59 яшьлек ир-атның ызгыш вакытында 68 яшьлек хатынына пычак белән кадап үтерүе дәлилләнә. Фаҗига Красноармейская урамында урнашкан йортның бер фатирында була. Җәрәхәтләрдән хатын шунда ук үлә.

Ирне 8,5 елга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр.


Фикер өстәү