Россия Президенты Владимир Путин Россия төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинга Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде. Дәүләт башлыгының шул хактагы указы хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.
«Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәйзуллин Ирек Әнвәр улына „Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе“ дигән мактаулы исем бирергә», — диелә 25 октябрьдә имзаланган документта.
Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын 2010-2020 елларда башкарды. 2020 елның гыйнварында ул Россия төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде, ә шул ук елның ноябрендә әлеге ведомствоны җитәкләде.