«Китап» радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап сәфәр чыкты

Казан – Уфа – Казан маршруты буенча… матурлык эзләргә! Татар-башкорт арасындагы дуслык җепләрен ныгыту, татар әдәбиятын, җыр сәнгатен халыкка җиткерү. «Китап» радиосы әнә шундый максатлар белән өч көнлек сәфәргә китте.

25–28 октябрьдә Татарстан һәм Башкортстанның 18 районында «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. «Китап» радиосы Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнарында, Башкортстанның Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренко, Чишмә, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский районнарында тукталыш ясарга ниятли. «Безнең төп максат – кыска гына вакыт эчендә Уфага барып җитү. Шуңа да без юл өстендә калучы районнарны сайладык», – ди «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Радионың атрибутикасы сурәтләнгән яшел автобус күрсәгез, аптырап калмагыз. Димәк, сезгә җыр-моң вә шигърият алып киләләр.

Тукталышларда радиосы алып баручысы һәм башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Эльмира Җәлилова һәм башка күренекле авторларның шигырьләрен укыячак. Ильяс Минһаҗев җитәкчелегендәге «MINGAZOV» кавер төркеме исә һәр татар һәм башкорт халкына электән таныш җырларны башкарачак. Тамашачылар үзләре дә чыгыш ясый алачак.

«Китап» радиосының мобиль кушымтасын инде 23 меңгә якын кеше куллана икән. Әлегә радионың FM-ешлыгы Казанда гына бар. Күпләр аның башка шәһәр һәм районнар өчен дә барлыкка килүен көтә икән. «Бу турыда көн дә сорап язалар. FM-ешлык булдыру – шактый катлаулы һәм чыгымлы эш. Ә безнең әлегә мондый мөмкинлегебез юк. Аннан соң, хәзер бит күпләр мобиль кушымталарны кулайрак  күрә», – дип сөйләде безгә Алмаз Миргаязов.

«Мин матурлык эзләп йөрим…» дип аталган кичәне Казан тамашачысы күрергә өлгерде инде. Ул чакта мондый форматны шактый җылы кабул иткәннәр иде. Татар әдәбиятын, традицион җыр сәнгатен популярлаштыру, халыкка яңгырату, кешеләрдә шигърияткә мәхәббәт уяту – яшь башкаручыларның максатлары зурдан. «Китап» радиосы оештырган автомарафон исә моннан тыш Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыту, кешеләрнең күңелләрендә бер-берләренә карата ихтирам, мәхәббәт, сабырлык тәрбияләү максатларын да күз уңында тота.

– Гасырлар буена дус булып яшәгән күршеләр – башкорт һәм татар мәдәниятенең никадәр якын булуын, тыңлаган җырларыбыз, укыган шагыйрьләребезнең ни дәрәҗәдә уртак булуын күрсәтергә телибез. Без – бер үк җырларны тыңлап, бер үк шагыйрьләр, язучылар иҗатында тәрбияләнгән кешеләр, – ди бу турыда Алмаз Миргаязов.

Радио җитәкчесе шулай ук әлеге автосәяхәтнең тагын бер мөһим максатына тукталды: «Китап» радиосының төп мәгънәсен тәшкил иткән матур сүзне, һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм китапны пропагандалау. Районнан-районга, авылдан-авылга кереп мондый радио барлыгын да белгертәселәре килә. «Китап» радиосы Кырымга кадәр барып җитәргә тели. Самара, Саратов, Әстерханда яшәүче милләттәшләребез белән очрашу теләге дә бар.

Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-информ»/Салават Камалетдинов

 


Фикер өстәү