Рамил Төхвәтуллин: Татарларга киртә коручылар җитәрлек

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин җанисәп буенча фикерен белдерде.

– Миңа калса, халык санын алу – дәүләт өчен дә, халык өчен дә мөһим вакыйга. Дәүләткә ни өчен кирәк булуы аңлашыла инде: статистик мәгълүматларны яңарту демографик кына түгел, икътисади, сәяси яктан да әһәмиятле. Ә халык исә үзенең кайсы милләт вәкиле булуын яхшы аңларга, җанисәптәге сорауларга аңлы рәвештә җавап бирергә тиеш. Бу билгеле бер милләтнең санын гына түгел, сыйфатын да күрсәтәчәк. Милли мәгариф нинди хәлдә – шуны ачыкларга ярдәм итәчәк. Ләкин илдәге киеренкелек кешеләргә җанисәп турында уйларга мөмкинлек бирә микән? Кешене сәламәтлеге борчый, ул кибетләрдәге бәяләр артуга, ә хезмәт хакының кимүенә аптырый. Болай булганда, халык санын алу аның өчен беренче урында тора микән соң? Миңа калса, милләтпәрвәрлек хисе белән яхшы таныш булганнар гына бүген бу турыда уйлый аладыр.
Бүген татарларга шактый кыен. Чал тарихлы халыкны ничек кенә бүлгәләмиләр. Хәзер инде яшермичә тураклыйлар бит! Нигә нәкъ менә безнең бөтенлеккә кагылалар? Бу бит кешене бик нык бутый. Татарларга киртәләр коручылар җитәрлек. Ләкин, ничек кенә булса да, безнең халык – көчле ул. Тарихи хәтер исән, милли аң тирән. Безгә бары тик битараф калмаска гына кирәк.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү