Татарстанда QR-код системасын керткәнче, күпфункцияле үзәкләргә әлеге хезмәт буенча мөрәҗәгатьләр саны бер айга 23 мең тирәсе булган.
11-24 октябрь аралыгында исә мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арткан. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
— QR-код системасы кертелгәч тә, 9 көн эчендә барлыгы 109 меңләп мөрәҗәгать кабул иттек. Казандагы 12 офисның һәркайсына көн саен код алу буенча белешмә сорап 300ләп кеше килә, — диде Ленара Мозаффарова.