Татарстанның Күпфункцияле үзәк башлыгы иң сәер мөрәҗәгатьләр турында сөйләп үткән

Узган елда Татарстанның Күпфункцияле үзәгенә халыктан 2,7 меңнән артыграк мөрәҗәгать алынды. Арада сәеррәкләре дә байтак, дип сөйләп үтте МФЦ директоры Ленара Мозаффарова ведомство коллегиясе барышында. Ул утырышта катнашучыларга республикада яшәүчеләрнең иң сәер үтенечләре турында сөйләп үтте.

“Кайберәүләр МФЦда барлык мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин, дип уйлый. – дип билгеләп үтте Мозаффарова. – Әлбәттә, офислар хезмәткәрләре сорауларга һәрвакыт тәфсилле, аңлаешлы җавап бирергә тырыша. Әмма кайбер очракларда мөрәҗәгатьләрне башка дәүләт органнарына юлларга кирәк була”.

Әйтик, бер хатын-кыз МФЦга иренең хроник авырулардан интегүе турында белешмә язып бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Икенчесе, электрон сәүдә мәйданчыгыннан алып, кире кайтарырга мәҗбүр булган товары өчен акча һәм җавапның күзгә-башка күренмәве сәбәпле ярдәм сорап килгән.

“Кызганычка, шикаятьләр дә алына. Аларның күпчелеге хезмәт күрсәтү йомгаклары буенча хакимият органнары әзерләгән документлардагы хаталарга бәйле. Мондый хәлгә юлыгучылар, әзер документлар алудан баш тартып, МФЦдан кичекмәстән аларны яңадан эшләп бирүне таләп итә”, – диде ул.


Фикер өстәү