Татарча сөйләшәбез: Фейсбук, Инстаграм, Ватсап ничек языла?

Татар теле дәресләрен искә төшерик: бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла, ә аерым очракларда куштырнаклар белән аерылып куела.

Фейсбук, Инстаграм, Ватсап – болар барысы да ялгызлык исемнәр, чөнки алар, бердән, конкрет бер сервис исемнәре, икенчедән, сәүдә маркалары буларак закон тарафыннан якланган атамалар да әле. Шуңа күрә бу сүзләрне баш хәрефтән язарга кирәк.

Бу очракта куштырнаклар да кую дөрес булыр иде: «Инстаграм» социаль челтәре, «Ватсап» мессенджеры. Һәрхәлдә, матбугатта басылган текст бу кагыйдәләргә буйсынырга тиеш дип саныйм.

Инстаграмның үзендә кеше ничек тә яза ала. Аның дөрес язу-язмавы аның шәхси эше, үз намусы, үз йөзе. Әмма матбугат хаталы язуны пропагандаларга тиеш түгел, әлбәттә.


Фикер өстәү