Барлык төбәкләрендә COVID-19 инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертелде

Илнең барлык төбәкләрендә аерым категорияләр өчен COVID-19 инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертелгән. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәт советы утырышында белдергән.

Аның әйтүенчә, Россиянең барлык субъектларында баш дәүләт санитар табиблары мәҗбүри вакцинация турында карарлар кабул иткән. Моннан тыш ул халкының 60 проценттан артыграгы прививка ясаткан төбәкләрдә чирләүчеләр саны кимүен дә искәрткән.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исә 13 төбәктә коронавирус йоктыручылар өчен хастаханәләрдә ятак-урыннар санын арттыру, ковидка каршы чикләүләрне көчәйтү зарурилыгы турында белдергән. Министр әйтүенчә, аерым алганда, Удмуртия Республикасына, Смоленск, Ульяновск, Саратов, Самара өлкәләренә, Чуашстанга өстәмә чаралар кертү таләп ителә. Мурашко билгеләп үткәнчә, Россия субъектларында ковид йоктырган сырхаулар өчен 292 мең ятак-урын булдырылган. Бу – узган атнадагыга караганда 6 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Россиядә 60 мең бала коронавирустан чирли.

Сүз уңаеннан, Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 176 очрагы теркәлгән. 40 кеше – хастаханәдә, 136сы өендә дәвалана. 26 октябрьгә барлыгы 1441976 кеше прививка ясаткан, шуның 1010598е икенче уколны да кадаткан.


Фикер өстәү