«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге утырышы узды

 «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге утырышы узды. Анда Дәүләт Думасына сайлау йомгаклары буенча кайбер мәсьәләләр хәл ителде. Утырышны Татарстан «бердәмроссиялеләре» җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең яңа әгъзаларына партбилетлар тапшырды. Шулай ук республика районнарыннан да партиянең яңа әгъзалары таныклыклар алды. Очрашуда искәртеп үтелгәнчә, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге интернет киңлекләрендә партия эшчәнлеген яктыртуга юнәлдерелгән «Онлайн-агитатор» проектын тормышка ашыру буенча лидерлар унлыгына кергән.

– Муниципаль берәмлекләрдә барлык партия оешмаларының эшен, шул исәптән сайлау кампаниясен оештыру буенча нәтиҗәле эшен бәяләү бу. Сезнең тырыш хезмәтегез ярдәмендә партиябез сайлаучыларның иң күп тавышын җыйды. Әмма тынычланып калырга сәбәп түгел бу. Алда безне катлаулы бурычлар көтә, эш темпын киметергә ярамый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Көн тәртибенә сайлаудан соңгы чорда кадрлар мәсьәләләре кертелгән иде. Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова, Дәүләт Думасына сайлануы сәбәпле, республика парламентыннан китте. Утырыш барышында «бердәмроссиялеләр» вакантлы урынны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстандагы лидеры Динар Бариевка тапшыру өчен тавыш бирде.

Моннан тыш утырышта Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын муниципалитетларга билгеләү мәсьәләсе каралды. Аерым алганда, депутатлар Татьяна Ларионова һәм Елена Ямпольская Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарына, Чаллы шәһәре, шулай ук Алабуга, Менделеев һәм Спас районнарына билгеләнде. Депутатлар Айрат Фәррахов һәм Максим Топилин исә Казанның Киров, Мәскәү районнарында, шулай ук Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында эшләячәк.


Фикер өстәү