Путин киңәшенә колак салырлармы?

Кремль лидеры Италиядәге зур саммитка бармады. Сәламәтлек кыйммәтлерәк дип уйладымы, әллә башка сәбәпләре бар идеме, анысы төгәл мәгълүм түгел. Әмма ул чин юлбашчысы кебек үк үзенең кыйммәтле киңәшләрен онлайн форматта ирештерде.

Мәскәүдән торып яңгыратылган мөрәҗәгатендә ул егермелек лидерларын вакциналарны һәм  вакцина сертификатларын үзара танырга чакырды, Россия җитештергән «Спутник V» вакцинасын иң нәтиҗәле чара итеп танытырга азапланды, бу өлкәдә дөньяда гадел булмаган конкуренция һәм протекционизм җәелүгә уфтанды. Дөрес, безнең үзебездә дә әлегә вакцинаның нәтиҗәлелеген исбатлый торган саннарга чыгып булмый, үлем-китем юнәлешендә антирекордлар куела. Вакциналаштыру көчәйгән саен, саннар үзгәрер дип өметләник. Уңай якка үзгәреш булса, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы да, Европа регуляторы да «Спутник V»га игътибар итми калмаслар иде. Әлегә ул ике оешма, үҗәтләнеп, Россия вакцинасына юл ачмый торалар.

Путин үз чыгышында көнбатыш лидерларын шулай ук инфляцияне йөгәнләргә өйрәтте. Дөрес, безнең үзебездә дә инфляция рекордлы. Тик Мәскәүдә яхшы беләләр: безнең кибетләрдәге бәяләрнең кот очарлык үсеше – дөнья базарларыннан бәреп кергән инфляция дулкыны нәтиҗәсе. Шуңа күрә Путинның киңәшләрен «Үз өендә умач умаган, кешегә барып токмач кискән» дигән әйтем кысасында карарга ярамый. Владимир Владимирович фикеренчә, инфляциягә чүпрәне нык үскән илләр үз икътисадларын чамасыз стимуллаштырып һәм бюджет дефициты оештырып салалар. «Бу күренешләрнең төп сәбәбе – нык үскән илләрдәге җитди бюджет дефициты», – диде Россия җитәкчесе. Ул китергән статистика менә мондый: 2017–2019 елларда бюджет дефициты дөньякүләм эчке тулай продуктның 3,8 проценты кадәр булса, 2020 елда пандемия фонында 11,2 процентка кадәр җиткән. 2021 елда исә бераз кимеп, 8,7 процентка калган. Кремль юлбашчысы 2020–2021 елардагы егермелек илләре бюджет дефицитының 40 проценты Америкага туры килүен дә әйтергә онытмады. АКШтагы хәлгә бөтен дөнья икътисады бәйле булуын да искәртте. Инфляция спирале тагын да бөтерелмәсен өчен, бюджетны һәм бюджет-кредит сәясәтен нормальләштерергә чакырды. Халыкның матди бөтенлеген кайгыртырга, үзара тигезсезлекне бетерергә өндәде.

Россиядә исә менә бу өлкәләрдә барысы да Путин рецептлары буенча хәл ителә. Бюджет профицитлы, ягъни тапканнан азрак тотабыз, Үзәк банк төп ставканы күтәргәч, акча-кредит сәясәте дә нормальләшә. Соңгысын кешеләр кредит алганчы, җиде кат үлчиләр һәм бурычка азрак бата башлыйлар дип аңлыйбыз инде. Быелның тугыз аенда Минфин җыелган салымның 1,443 триллион сумын кысып калган, тотмаган. Менә болар барысы да, Путин ышанганча, инфляцияне кире үзе чыккан урынга куып кертергә тиеш. Дөрес, Россиянең рәсми инфляция күрсәткече АКШныкына караганда да, еврозонага караганда да күпкә югарырак. Көнбатыш лидерлары Путин киңәшенә колак салса, алардагы гына түгел, бездәге инфляция дә тукталыр иде. Бер Мәскәү генә тырышып булмый, базарлар тоташ һәм уртак бит. Бәһасез бу киңәшләргә колак салырлар дип уйларга ярамый ләкин, чөнки көнбатышлылар вазгыятьне башкача аңлый һәм үз кайгыларын кайгырталар. Шулай булгач, безнең кибетләрдә бәя үсә инде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: welcometimes.ru


Фикер өстәү