Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе башлыгы белән очрашты

Президент Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Anadolu Group белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре, шулай ук Төркия-Россия эшлекле советы кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Сез Россия һәм Төркия бизнесларын якынайту өчен күп эш башкарасыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Үзилхан әфәндегә.


Фикер өстәү