Кыйммәт белән кыйбатның аермасы нидә?

Бәяләр арта, сөйләмдә кыйммәт/кыйбат сүзләрен ешрак кулланырга туры килә. Бу ике сүз бер үк мәгънәне белдерсә дә, араларында нинди аерма бар соң?

Озак баш ватмыйча да, кыйбат сүзенең кыйммәт сүзеннән килеп чыкканын аңларга була. Кыйммәт – гарәп алынмасы, аларда да бездәге мәгънәдә кулланыла. Димәк, сүзнең тарихи яктан беренче һәм иң дөрес формасы гарәп телендәгесенә якынрак рәвештә языла: кыйммәт.

Телебезнең күп гасырлык үсеше дәверендә кыйбат дигән форма да хасил булган. Шунысы кызыклы: сүзнең бу рәвештә язылышы удмурт, чуаш, казакъ, кыргыз, нугай, каракалпак телләрендә дә сакланган. Татар телендә бу сүз Татарстанның көнчыгышында һәм Башкортстанда яшәгән татарлар арасында ешрак кулланыла, әмма хәзерге әдәби телдә ике сүз дә тигез хокуклы.

Кыйбат/кыйммәтне кыйбатлы/кыйммәтледән аера белергә кирәк. Кыйбат яки кыйммәт сүзләре күбрәк фигыль белән бергә кулланыла, чөнки рәвеш мәгънәсендә киләләр: кыйммәт сорыйсың; кыйбат сатылдылар. Әмма «бәя», «бәһа», «хак» сүзләре янында сыйфат булып килә: кыйммәт бәя, кыйбат бәя.

Кыйбатлы/кыйммәтле исә һәрвакыт сыйфат ролен үти: кыйбатлы киемнәр сатып алды; кыйммәтле ташлар бүләк итте.

Фарсы теленнән кергән «бәһа» сүзе (икенче формасы – «бәя») дә хикмәтле. Көнбатыш (мишәр) диалектының кайбер сөйләшләрендә ул «кыйммәт» урынына кулланыла: бәйә, бәйәрде, зрә бәйәрде (бик кыйммәтләнде). Шулай ук бәһале сүзе дә кыйммәтле, кадерле мәгънәсендә кулланыла ала: Бик бәһале китап язгансың.


Фикер өстәү