Вирусолог коронавирустан мәҗбүри вакцинация ясарга кирәклеген әйтте

Вирусолог, профессор һәм Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Петр Чумаков коронавирустан мәҗбүри вакцинация ясау кирәклеген әйтеп чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, якын арада вакцинация хисабына күмәк иммунитет барлыкка килмәсә, тиздән тагын да зарарлырак штаммнарны көтәргә кирәк.

— Минем сүзләрем популяр түгел, әлбәттә. Тик мин мәҗбүри вакцинация булырга тиеш дип саныйм. Әмма хәзер каршы торучы кешеләр соңыннан рәхмәт белдерерләр дип уйлыйм, — дигән Чумаков «Россия радиосы» эфирында.

Чумаков вакцинациягә каршы булган кешеләрне тәнкыйтьләде, чөнки аларның кайбер табиблар тарафыннан хупланган «абсурд дәлилләре» хәлне катлауландыра гына, ди ул.


Фикер өстәү