Татарстанда температура көндез -3 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанда бу атнада көндезге сәгатьләрендә дә температура -3 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән яңгыр, җепшек кар явуы көтелә. Һава торышын республиканың Гидрометеорология үзәге фаразлады.

Дүшәмбе, 8 ноябрьдә, бераз явым-төшем көтелә. Төнлә -2дән +3 градуска кадәр, көндез 7 градус җылы көтелә.

Сишәмбе, 9 ноябрьдә, Татарстанда яңгыр явачак. Тизлеге 18 метр секундка җиткән көчле җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +1 градус тәшкил итәчәк. Һаваның максималь температурасы көндез 8 градус җылы булыр дип фаразлана..

Чәршәмбе, 10 ноябрьдә, республикада җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы -5 тән 0 градуска кадәр. Көндезге сәгатьләрдә 3 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибрлы булыгыз.


Фикер өстәү